Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Медицина
26 ноябрь 2019, 11:55

ФАПЛАР ИНТЕРНЕТЛЫ БУЛАЧАК!

Быел 389 фельдшер-акушерлык пункты югары тизлекле Интернетка тоташа.

Башкортстанда ел ахырына кадәр 389 ФАП югары тизлекле Интернетка тоташтырылачак. Ә 2021 ел ахырына кадәр республиканың 1 242 фельдшер-акушерлык пунктына югары тизлекле Интернет үткәрү планлаштырыла. Социаль әһәмиятле объектларны, шул исәптән фельдшер-акушерлык пунктларын Интернет челтәренә тоташтыру буенча эш Башкортстанда “Русия Федерациясенең санлы икътисады” гомумдәүләт программасының “Мәгълүмати инфраструктура” федераль проектын тормышка ашыру кысаларында алып барыла.
Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдерүенчә, Владимир Путинның май указлары белән имзаланган “Сәламәтлек саклау” гомумдәүләт проекты кысаларында бу учреждениеләрне автоматлаштырылган эш урыннары белән тәэмин итәчәкләр һәм пациентлар читтән торып кабул итүгә языла алачак. Персоналның электрон медицина документын алып бару һәм үзәк район хастаханәсе белән телемедицина консультацияләре алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк.
Ә иң мөһиме — булдырылган инфраструктура бүлекчәләрдә республиканың сәламәтлек саклау өлкәсендә дәүләт мәгълүмат системасына тулысынча үтеп керү мөмкинлеген тәэмин итәчәк.
https://alluki.rbsmi.ru/articles/gomumd-l-t-proektlary/FAPlar-Internetli-bulachak-18186/
Читайте нас: