Россия Президенты Владимир Путин Министрлар Кабинетына Россия субъектларының башкарма хакимияте органнары белән берлектә медицина хезмәткәрләренә хезмәт өчен түләүнең яңа тармак системасына этаплап күчүгә бюджетларның өстәмә чыгымнарын бәяләүне йөкләде. Документ Кремль сайтында бастырылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.