Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Медицина
5 март 2019, 18:08

Дөньяда ВИЧ-инфекцияле икенче кеше терелгән

Бөек Британиядә бер пациентка әлеге вируска каршы тора алган сөяк мие күчереп утыртканнар. Операциядән соң өч ел үткәч һәм тиешле терапия тәмамланганнан соң, ул тикшерелгән. Анда ВИЧ-инфекция эзләре табылмаган.

2007 елда шул рәвешле Германиядәге пациент савыктырылган иде. Ул әле дә исән-имин яшәп ята.

Кызганычка каршы, мондый дәвалау бик кыйммәт тора һәм донорлар да бик аз, шул сәбәпле, дәвалау бөтен мохтаҗларга да эләгә алмый.

Читайте нас: