Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

ПОЧТА ХЕЗМӘТЕНДӘ

Кыңгыр-Мәнәвез почта элемтәсе бүлекчәсе план күрсәткечләрен тулысынча үти.

Район халкыннан почта бүлекчәсе булуы турында еш ишетергә туры килә, чөнки биредә почта бүлекчәсе генә түгел, авыл халкы өчен бик кирәкле башка хезмәтләр дә күрсәтелә: матбугатка язылу, пенсия китерү, торак-коммуналь хезмәтләре өчен түләү, кирәкле товарлар сатып алу.

Айгөл Мансур кызы Каюмова Кыңгыр-Мәнәвез авылында почта элемтәсе бүлеген 20 ел җитәкли инде. Кечкенә генә, әмма тату коллективта өч кеше эшли. Почта бүлеге биш торак пунктка хезмәт күрсәтә, аларда 1000нән артык кеше яши. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы янау сәбәпле, почта бүлеге хезмәткәрләре чикләү чараларын төгәл үтиләр: бинага керү шәхси саклану чараларында катгый, социаль дистанция саклана, антисептиклар кулланалар.
Рузима Кәнәфия кызы Биктимерова Кунаккол, Разия, Касыйм авылларын хезмәтләндерә. Гәзит-журналлар, түләү кәгазьләре таратканда, унар километр ара үтәргә туры килә.
Рәмилә Риф кызы Сабитова Кыңгыр-Мәнәвез һәм Чулпан авылларына хезмәт күрсәтә.

Ирина ФОМИНА.
Автор фотосы
Читайте нас: