Якты юлдан
+20 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
29 декабрь 2020, 12:05

Кыңгыр-Мәнәвез авылында «Каенкай» балалар бакчасының кече төркемендә Яңа ел бәйрәме

Яңа ел - һәр йортта, һәр гаиләдә көтеп алынган иң яраткан, игелекле, әкияти бәйрәм.

Әмма беркем дә Яңа ел могҗизасын, тылсымлы үзгәрешләр һәм маҗараларны безнең балалар кебек ашкынып көтми. Нәкъ менә шуңа күрә безнең балалар бакчасында Яңа ел бәйрәмнәрен үткәрүгә аерым игътибар бирелә. «Каенкай»балалар бакчасының кече төркем тәрбияләнүчеләре өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде.
Әзерлек алдан ук башланды. Бу бик көтеп алынган һәм бик җаваплы чара, аңа әзерлеккә барысы да җәлеп ителгән. Без, тәрбиячеләр, балалар белән җыр, бию, Яңа ел әйлән-бәйләннәрен өйрәндек. Зал уртасында чыршы балкыды. Балалар бәйрәмгә матур күлмәкләр, төрле персонажларның костюмнары белән килгән иде. Аларның өметләре акланды. Яңа ел тамашасында катнашкан тәрбиячеләр һәм барлык персонал үзләрен яхшы артистлар итеп күрсәттеләр, барлык иҗади осталыкларын, дәртләрен, оештыру сәләтен, төлке Алиса һәм сикереп йөрүче Куянкай беркемне дә битараф калдырмады, ә матур Кыш Бабай оныгы Кар Кызы белән балаларны һәм өлкәннәрне сихри дөньясына чумдырдылар, ә без аларны күңелебездәге әкияти бәйрәм белән көтәбез.
Зилә ХАФИЗОВА,
Кыңгыр-Мәнәвез авылы «Каенкай» балалар бакчасы тәрбияесе.
Читайте нас: