Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
24 ноябрь 2020, 17:17

Ярату, игелек, хәстәрлек бүләк итүче

Әниләр көне — искиткеч hәм дулкынландыргыч бәйрәм, ул hәрберебез тормышында иң төп кеше — әни булуын искәртә

Әни сабыйларын ярдәм итеп, туры юлга бастырып, бәла-казалардан саклап, үсүнең озын юлы буйлап алып бара. Хәтта өлкән яшьтә дә без ана мәхәббәтен тоябыз, әнинең hәрвакыт аңлаячагын, бернигә дә карамастан яратачагын беләбез. Әниләр көне — безнең әнилөребезгә «рәхмәт», аларга җылы сүзләр, без аларны ничек яратуыбызны әйтү, янәдән-янә кабатлау өчен менә дигән форсат.
Дөньядагы теләсә кайсы баладан иң яраткан кешең кем, дип сорагыз hәм, hичшиксез, «Минем әнием!» дигәнне ишетерсез. Балалар өчен әни — игелек, акыл, матурлык идеалы.
2020 елда бәйрәм COVID-19 пандемиясе фонында уза. Чикләнгән чаралар аркасында, без әниләребезне узган еллардагы кебек котлый алмыйбыз. Әмма барыбызга да иң якын кешегә җылы сүзләр әйтәсе, бүләк тапшырасы килә.
Нәниләребез әниләрен игътибардан читтә калдырмас өчен, үз куллары белән чәчәк бәйләмнәре әзерләде. Чын күңелдән барлык әниләрне бәйрәм белән котлыйбыз hәм бәхет, елмаюлар, илhам hәм, әлбәттә, сабырлык телибез, чөнки аннан башка «әни» дигән мактаулы исемне йөртү җиңел түгел. Yзегезне саклагыз hәм бәхетле булыгыз.
Зинаида МИТРОФАНОВА,
Бишбүләк авылы «Дюймовочка» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Автор фотосы.
Читайте нас: