Якты юлдан
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
23 сентябрь 2020, 14:05

Тәрбияче - күңел һөнәре

Баланы балалар бакчасына бирергә вакыт җиткәч, ата-аналар сабыйларын кыерсытмауларын, әти белән әни эштә булганда аны яратуларын һәм кайгыртуларын тели. Шуңа күрә балалар бакчасы тәрбиячесенә карата таләпләр барлык әти-әниләрнең дә диярлек бертөрле: игелекле, ягымлы, игътибарлы, акыллы һәм җаваплы булсын.

Ает авылының «Ләйсән» балалар бакчасында тәрбияче Гатиятуллина Илзинә Шәүкәт кызы нәкъ менә шундый сыйфатларга ия.
35 ел элек Илзинә Шәүкәт кызы безнең балалар бакчасына эшкә урнаша. Шул вакыттан бирле ул аның икенче йорты һәм алыштыргысыз эш урыны булып тора. Бу елларда ул мәктәпкәчә яшьтәге балаларны тәрбияләү белән шөгыльләнә, аларны мәктәпкә әзерли, хәреф танырга һәм санарга, яхшыны начардан аерырга өйрәтә.
Илзинә Шәүкәтовнада хезмәт сөючәнлек, үз һөнәренә, сабыйларга мәхәббәт, педагогик осталыкны камилләштерүгә омтылыш берләшкән. Ул тәрбия-белем бирү процессын оештыруның төрле формаларын белә. Илзинә Шәүкәт кызы даими рәвештә иҗади эзләнүдә. Дәресне кызык һәм гадәти булмаган итеп үткәрергә тырыша, рәсем ясау, өйрәнү, иҗат итү теләге уятырга омтыла.
Акыллы һәм игелекле, сабыр, тактик, тәрбияләнүчеләрнең кәефен тоя, аларның әйләнә-тирә дөньяга карата кызыксынуларын арттыра, ул безнең, хезмәттәшләребез белән тәҗрибә уртаклаша белә.
Тәрбияче ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора, әңгәмәләр һәм консультацияләр үткәрә, тәрбиянең актуаль мәсьәләләре буенча тематик папкалар әзерли.
Илзинә Шәүкәт кызы үз хезмәтенә намус белән карый, ә балалары аның өчен төп кыйммәт. Ул һәрвакытта да шәхси карашны дәлилләп яклый, чөнки үзенең педагогик белемнәрендә даими рәвештә тулылана һәм камилләшә бара. Үз педагогик эшчәнлегең белән мавыгуы һәм канәгатьлеге, мәнфәгатьләр һәм рухи ихтыяҗларның төрлелеге, һөнәри-педагогик камилләшүе һәм үз-үзен тәрбияләү, заманча технологияләр кертү аңа "Ел укытучысы-2020" һөнәри осталык район конкурсында "Педагогик һөнәри осталык" номинациясендә җиңеп чыгарга мөмкинлек бирде.
Күпьеллык намуслы хезмәте өчен Илзинә Шәүкәт кызы мәгариф бүлеге грамоталары, «Башкортстан Республикасы мәгариф отличнигы» билгесе белән бүләкләнде.
Таләпчән педагог, ярдәмчел һәм игелекле кеше, тирә-юньдә яхшы атмосфера тудыручы, яхшы оештыручы - дуслары һәм хезмәттәшләре аның турында нәкъ менә шулай сөйлиләр. Балалар бакчасында лаеклы ихтирам казана, елдан-ел яшь тәрбияләнүчеләренең һәм аларның әти-әниләренең мәхәббәтен һәм ышанычын яулый. Ул үзенең урынын тапкан.
Һөнәри бәйрәмебездә барлык коллегаларыма сәламәтлек, иминлек, тормышыбызда якты һәм шатлыклы мизгелләр, гаилә рухын һәм бәхетле балачак атмосферасын саклап калуларын телим.
З. Ф. Сәбахова, Ает авылының "Ләйсән" балалар бакчасы тәрбиячесе.
Фото гаилә архивыннан.
Читайте нас: