Якты юлдан
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
30 апрель 2020, 14:55

Бәрәңгене кайчан утыртырга?

Мул уңыш алу өчен иң уңайлы көннәр билгеле.

Бакчачыларны хәтта карантин да май башында өйдә утырта алмый. “Язның бер көне елны туйдыра” дигән вакытны бакча тотучылар бик яхшы аңлый. Май башында, кагыйдә буларак, барлык “төп” яшелчәләр – бәрәңге, кишер, суган, чөгендер утыртыла.

Әйтик, халык сынамышларына караганда, бәрәңгене утыртырга була да инде. Тузганакның сары чәчәге, яки каенда яфрак күренә башласа, димәк, утырту эшләренә вакыт җиткән.

Ай календаре буенча тамыразыкларны ай кимегән көннәрдә утыртырга киңәш итә. Быел 3-6, 11-12, 15-17 май бәрәңге утырту өчен уңайлы көннәр санала.
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/poleznoe/B-r-gene-kaychan-utirtirga-245004/
Читайте нас: