Якты юлдан
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
5 март 2020, 16:30

Яраткан әниләр өчен гадәти булмаган чәчәкләр

Хәзерге вакытта бүләк белән шаккатыру кыен. Кешенең барысы да бар кебек, hәм нәрсә бүләк итәргә белмисең. Тик без балалар белән шулай да гаҗәпләндерергә hәм әниләргә үз кулларыбыз белән ясалган оригиналь hәм гадәти булмаган чәчәкләр бүләк итәргә булдык.

Алдан ук барысын да әзерләп, эшкә керештек. Балалар кем чәчәгенең матуррак килеп чыгуын чагыштырдылар, әниләренең мондый гадәти булмаган бүләккә ничек сөенәчәген турында ишетерлек итеп фикерләделәр. Балалар беренче бурычны бик тиз үтәде: пенопласт түгәрәк формага мамык белән таякчыклар куйдылар. Башта түгәрәк буйлап, аннары әкренләп ярымшарларны тутырдылар.
Чәчәкләр буялмаган кыяфәттә дә мөлаем күренсәләр дә, буягач, алар тагын да эффектлырак күренде. Без акрил буяулар алдык. Мамыклы-энәле шарларны буялган суга салдылар, ә аннары кәгазь салфетка белән артык суны корыттылар. Шуннан пенопластлы шарларга сабак куйдылар, hәм нәтиҗәдә, менә шундый экзотик чәчәкләр — бүләкләр килеп чыкты!
Светлана СТЕПАНОВА,
Бишбүләк авылы «Дюймовочка» балалар бакчасы филиалының Сидәкбаш авылы «Әкият» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Автор фотосы.
Читайте нас: