Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
27 ноябрь 2019, 13:50

Безнең «кояшкайлар» ышанычлы кулларда

Бишбүләк авылы «Дюймовочка» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләрнең әти-әниләрен Әниләр көне берләштерде

Ата-аналар игътибарына тәрбиячеләр Гүзәл Нияз кызы белән Валентина Евгеньевна оештырган бәйрәм тәкъдим ителде. Безнең балаларыбыз безне җыр-биюләр, шигырьләр белән сөендерде. Ата-аналар исеменнән балалар бакчасының барлык коллективына үз вазифаларын hөнәри башкарулары өчен рәхмәт белдерәбез. Балаларны балалар бакчасы хезмәткәрләре тәрбиясенә калдырып, эшкә киткәндә, без алар өчен барлык яклап тыныч була алабыз. Чөнки безнең «кояшкайлар», «яратканнарыбыз», «кызларыбыз hәм улларыбыз» игелекле кулларда!
Динара НОГМАНОВА,
Бишбүләк авылы.
Автор фотосы.
Читайте нас: