Якты юлдан
+18 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
24 октябрь 2019, 12:47

«Көз, көз — кунакка кил...»

Ни арада җәй үтте, Матур көз килеп җитте. Шатлык тулы бу бәйрәмне Балалар күптән көтте. Кыңгыр-Мәнәвез авылының «Каенкай» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләре, өлкән төркем балалары күптән көтте бу бәйрәмне. Бәйрәмчә бизәлгән матур залга көзге яфрак, чәчәк бәйләмнeре куелган. Көз кызы үзенең күчтәнәчләрен кәрзиненә салып, кунакка килде.

Балалар да бәйрәмчә киенгән, төсле кәгазьләрдән төрле төсле яфраклардан дәрестә үз куллары белән, өйләрендә әти-әниләре белән берлектә яшелчә битлекләре ясаган, матур җырлар, биюләр, шигырьләр әзерләп, Көз кызын каршы алдылар.

«Помидор нигә кызыл?» дигән сценка күрсәтеп алдылар. Ике командага бүленеп, балалар бик теләп төрле-төрле ярышлар үткәрделәр, табышмакларга җаваплар тапты. Әти-әниләре дә уенда рәхәтләнеп катнашты. Бәйрәм ахырында Көз кызы балаларга үзенең алып килгән күчтәнәчләрен, матур теләкләр теләп, өлeшеп чыкты. Бәйрәм балаларга да, әти-әниләргә дә ошады, күңелләренә хуш килде. Әлеге бәйрәм туган җиребезгә мәхәббәт, игенче хезмәтенә, икмәккә карата хөрмәт, халкыбызның милли йолаларына ихтирам тәрбияләү, балаларның иҗади сәләтен, сөйләм телен үстерү, балаларда җыр-биюләр, уеннар аша көзге табигатькә карата ярату хисләре тәрбияләү максаты белән үткәрелде.

Рузилә БИКТӘШЕВА,

Кыңгыр-Мәнәвез авылының «Каенкай» балалар бакчасы тәрбиячесе.
Читайте нас: