Якты юлдан
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
27 июнь 2019, 12:10

Шатлык hәм бәхет бәйрәме

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларның тормышын шулай оештыру мөhим — hәр көн аларга нинди дә булса яңалык китерсен

Бишбүләк авылының «Елмаю» балалар бакчасында иң көтеп алынган «Кызыл җәй килде» бәйрәме булды. Чагу флаглар белән бизәлгән балалар бакчасының үзәк мәйданчыгында өлкән, урта hәм кече төркем балалары җыелды. Алып баручы Оксана Метелева бәйрәм кунакларын сәламләде hәм күптән көтелгән җәй патшалыгына чумырга тәкъдим итте.

Бәйрәмгә балаларга Клоун Бимбом — тәрбияче Зөhрә Әхмәтшина килде. Балалар җәй турында шигырьләр сөйләде, музыка җитәкчесе аккомпанементы астында җырлады, җәйгә тематикага табышмаклар чиште, музыка коралларында уйнады. Клоун белән хәрәкәтле hәм сүзле уеннар уйнадылар, спорт эстафеталарында катнаштылар, асфальтта рәсем ясадылар. Бу балаларга күпме шатлык китерде! Асфальтта төсле мел белән рәсем ясау башка, гадәти булмаган хис-кичерешлeр булдыра. Бала бөтенләй башка форматта рәсем ясый, гадәтләнгәнчe түгел. Ә бит мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен иҗат — ул эшнең нәтиҗәсе түгел, ә барышы. Кояшкайлар кызыклы hәм матур килеп чыкты. Күңел ачу ахырында балалар сабын куыклары очырды.

Балалар йөзләрендә елмаю балкыды, алар өчен бу чын күңеллелек hәм ләззәт булды. Бәйрәм күңелле hәм шат, эмоциональ күтәрелештә, дәртле музыка астында үтте, ә сабын куыклары балаларда онытылмаслык хис-кичерешләр уятты.

Нәбирә АРЫСЛАНОВА,

Бишбүләк авылының «Елмаю» балалар бакчасы музыка җитәкчесе.

Наилә ӘЛМӨХӘММӘТОВА фотосы.
Читайте нас: