Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
11 апрель 2019, 12:33

Балаларның хәвефсезлеге — уртак кайгырту

Автомобильдә балаларны йөрткәндә җәрәхәтләнү проблемалары турында фикер алыштылар, янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен искә төшерделәр

Мәктәпкәчә яшьтәге — hәр кеше тормышында якты, кабатланмас сәхифә. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда үз сәламәтлеген кайгыртуга ихтыяҗны ничек тәрбияләргә, сәламәтлекне ничек сакларга hәм ныгытырга мөмкин? Барыннан да элек, безгә, өлкәннәргә, балага үз сәламәтлеген аңлы мөнәсәбәт тәрбияләргә, балаларда мәктәпкәчә яшьтә үк имин яшәү рәвеше нигезләрен формалаштырырга кирәк. Күптән түгел безнең балалар бакчасында «Хәвефсезлек hәм балалар» дигән темага ата-аналар җыелышы булып узды.

Физик тәрбия буенча инструктор Татьяна Григорьевна Григорьева ата-аналар белән «Сәламәт гаилә, сәламәт балалар» дип исемләнгән әңгәмә үткәрде. Ата-аналарга сәламәтлекне ничек ныгыту буенча киңәшләр бирелде.

Русия Эчке эшләр министрлыгының Бишбүләк районы буенча Юл хәрәкәте хәвефсезлеген пропагандалау буенча инспектор полиция лейтенанты Альмир Шамилов юл-транспорт hәлакәтләренең төп сәбәпләре булып урам аша тиеш булмаган урында чыгу, якынлашып килгән транспорт алдыннан чыгу, туктап торган транспорт арттыннан чыгу машина йөри торган яки аңардан ерак булмаган урында уйнау тора, дип билгеләп үтте. Мондый бозулар балаларның юлларда үз-үзләрен тоту буенча күнекмәләре hәм белемнәре булмау аркасында килеп чыга. Юл хәрәкәтендә катнашучыларның авыр юл шартларында ориентлашуы юл-транспорт җәрәхәтләнүенә китерә.

Бәләбәй районара ОНД hәм ПР башлыгы Алексей Данилов районда янгын чыгу очраклары турында сөйләде, янгыннарның нинди сәбәпләр аркасында килеп чыгуын искәртте. Ата-аналар игътибарын балалар белән гадәттән тыш хәлләрдә үзеңне ничек тотарга, балалар белән янгын хәвефсезлеге кагыйдәләрен кабатларга кирәклеге турында ешрак сөйләшергә кирәклегенә юнәлтте. Янгын башланса, 01, 112 телефонына шалтыратырга.

Балалар бакчасы мөдире Рәзилә Зарипова катнашучыларның игътибарын язгы ташу hәм боз китү чоры куркыныч булуына hәм өлкәннәрнең hәм балаларның хәвефсезлек кагыйдәләрен үтәүне таләп итүгә юнәлтте. Ата-аналарга язгы ташу чорында хәвефсезлек чаралары турында белешмәлекләр таратылды.

Светлана ФЕДОТОВА,

Бишбүләк авылының «Торнакай» балалар бакчасы тәрбиячесе.

Рәзилә ЗАРИПОВА фотосы.
Читайте нас: