Якты юлдан
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
1 апрель 2019, 11:32

Фикер йөртергә hәм командада эшләргә өйрәнәләр

Бишбүләк авылының «Елмаю» балалар бакчасында «Әдәби кунак бүлмәсе» әдәбиятка кызыксыну hәм мәхәббәт тәрбияләү буенча КВН үткәрелде.

Кунакка район балалар китапханәсе директоры Ләйсән Иванованы чакырдылар, ул жюри әгъзасы булды.

Чара разминка белән башланды, анда балалар уен формасында әдәби әсәрләр жанрларын тапты. КВНда балалар төрле авторларның әсәрләрен искә төшерде.

Балалар тәкъдим ителгән барлык конкурс биремнәрен зур кызыксыну белән үтәде. Алар шигырьне сәнгатьле укый, шигырьнең эчтәлеген белүләрен күрсәтте. Конкурс биремнәрен үтәп, балалар иҗади hәм сөйләм эшчәнлегендә индивидуаль сәләтләрен үстерде, фикер алышты, чагыштырды, нәтиҗә ясады, командада эшләде. Балалар игътибарына төрле әкиятләрнең иллюстрацияләре, әсәрләрнең геройларына караган предметлар тәкъдим ителде, балалар әкиятнең, авторның, төп геройларның исемнәрен билгеләргә тиеш иде.

Төрле биремнәр ярдәмендә балаларда әхлакый сыйфатларны, әдәбиятка мәхәббәт үстерделәр. КВН уены котлаулар hәм истәлекле грамоталар тапшыру белән тәмамланды.

Ирина МАКАРОВА,

Оксана МЕТЕЛЕВА,

Бишбүләк авылының «Елмаю» балалар бакчасы укытучы-логопедлары.
Читайте нас: