Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәктәпкәчә тәрбия
28 февраль 2019, 12:40

Физкультура белән күңеллерәк

Тәрбияләнүчеләрнең физик сыйфатларын үстерү, сәламәт яшәү рәвеше нигезләрен формалаштыру — дәресләрнең төп максаты

Бишбүләк авылының «Умка» балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Без Гагаринчылар» республика олимпиадасының муниципаль этабы булып узды. Олимпиадада биш мәктәпкәчe белем бирү оешмасы: Бишбүләк авылы «Умка», «Елмаю», «Торнакай», «Дюймовочка», Куш-Елга авылының «Илемпи» балалар бакчалары катнашты.

Тантаналы ачылыштан соң балалар ярышларга кереште. Нәниләр арасында көндәшләр булмады, алар бер-берсе өчен чын күңелдән җан атты. Шулай булмый ни, алар барысы да җиңүче бит инде. Катнашучыларга физик культура буенча биш сынау биремен үтәргә кирәк иде: чүгәләп йөрү, урыннан озынлыкка сикерү, баш артыннан тупны ыргыту, «почмак», идәндә алга иелү. Балалар барлык күнегүләрне дә тырышып башкарды hәм барлык биремнәрне дә үти алды. Ярыш нәтиҗәләре беркетмәгә кертелде. Ике җиңүче район данын олимпиаданың республика этабында яклаячак. Без аларга зур уңышлар hәм яңа спорт җиңүләре телибез!

Надежда МАТВЕЕВА,

«Умка» балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы.

Автор фотосы.
Читайте нас: