Якты юлдан
-4 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
15 июль 2021, 15:00

Балалар - тормышыбызның төп шатлыгы

Калинин авыл Советы авыл билщмщсе белгече Альбина Җиһаншина клуб һәм китапханә хезмәткәрләре белән берлектә «Җәйге каникуллар кояшы астында» балалар ишегалды мәйданчыгы үткәрә.

Балалар - тормышыбызның төп шатлыгы
Балалар - тормышыбызның төп шатлыгы

Балалар ишегалды мәйданчыгының төп юнәлеше - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау. Беренче көннән клуб мәйданчыгы балалар көлүе һәм күңелле шау-шуга бай булды. Һәр көн традицион рәвештә оештыру линейкасыннан, зарядкадан башлана. Аннан соң төрле уен программалары, күңел ачу походлары, музейга экскурсия үткәрелә. Альбина Даут кызы балалар белән 2020 елдан бирле эшли, бу чорда үз эшен бөтен күңеле белән яраткан.

- Миңа балалар, яшьләр белән эшләү ошый. Балалар - тормышыбызның төп шатлыгы. Аларның эчкерсезлеге һәм тормыш сөючәнлеге шулкадәр чиксез, алар өлкәннәргә дә бәхет, җиңеллек һәм өмет бүләк итә. Миңа коллектив белән эшләү ошый, мине җылы кабул иттеләр. Балалар мәйданчыгына көннән-көн күбрәк бала килә. Иттихат һәм Усак-Кичү авылларының, шәһәрләрдән каникулга кайткан балалар бик теләп йөри, — дип сөйли Альбина Җиһаншина.

Карина ПАВЛОВА.

Фотолар шәхси архивтан.

Балалар - тормышыбызның төп шатлыгы
Балалар - тормышыбызның төп шатлыгы
Автор:
Читайте нас: