Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
15 март 2021, 13:05

Юл хәрәкәте иминлеге сагында «Юл агентлары»

Усак-Кичү авылы урта мәктәбенең «Юл агентлары» командасы (җитәкчесе мәктәп директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Алсу Рамил кызы Кашапова) КВН уенында ел саен катнаша.

Узган ел команда капитаны Даниил Волков капитаннар конкурсында беренче урынны алган. Быел "Юл агентлары" укучылар арасында Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсенең 85 еллыгына багышланган "Балачакның имин юлы" дип аталган КВН конкурсында катнашты.
Команда максималь көч куйды, артистлык һәм мәзәкләр күрсәтте. Алар "Юл йөрү кагыйдәләре - тормыш нигезе!" видеоролигы номинациясендә лаеклы чыгыш ясады һәм иң яхшы дип табылды.
Карина ПАВЛОВА.
Фото мәктәп архивыннан.
Читайте нас: