Якты юлдан
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
4 март 2021, 14:15

"Безнең кебек кызлар да шундый булырга тели!"

Халыкара хатын-кызлар көне - ул нәкъ менә без әниләребезгә үзебенең мәхәббәтебезне һәм кайгыртучанлыгыбызны белдереп, безнең өчен башкарган яхшы эшләре өчен рәхмәт әйтә алабыз.

Бу көн кояш нурлары, хатын-кыз елмаюлары һәм чәчәкләр белән бизәләчәк. Чөнки Әни - ул дөньяда иң кадерле кеше! Чөнки без аңа үзебезнең гомеребез белән бурычлы, төннәр буе безгә бишек җырлары җырлаган, үстергән. Ул һәрвакыт аңлый, гафу итә, барлык башлангычларда да ярдәм итә һәм авыр минутларда җылы кулларын суза. Бәйрәм алдыннан безнең "Кояшкай" төркемендә 8 Март - Хатын-кызлар көненә багышланган "Безнең кебек кызлар да шундый булырга тели!" дигән чара үткәрелде. Әлеге чаралар безнең төркем тормышына язгы шатлык һәм бәхет атмосферасы алып килгәндер, дип уйлыйбыз.
Усак-Кичү авылы урта мәктәбенең "ВКонтакте" төркеменнән.
Читайте нас: