Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
2 март 2021, 14:50

Сәламәт туклану — сәламәт укучы

Республикада мәктәп туклануын оештыруга аерым игътибар бирелә һәм БР Башлыгы Радий Хәбировның шәхси контроле астында тора.

Ата-аналарга аңлату һәм мәгълумат бирү, республиканың гомум белем бирү оешмаларында кайнар туклануны оештыруга уңай караш булдыру максатыннан БРның Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаган медиаплан кысаларында 2021 елга БРның гомум белем бирү оешмаларында кайнар туклануны оештыру буенча мәгълүмати ярдәмнең медиапланы кысаларында «Башкортстан ата-аналары сәламет туклану өчен» дип аталган бердәм республика ачык ишекләр көне булып үтте.
Усак-Кичү авылы урта мәктәбендә ата-аналар ашханә эше, документлар, санитария нормалары белән таныштылар. Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Алсу Кашапова ашханәгә экскурсия үткәрде, алар азык-төлек блогы, туклану әзерләү технологиясе, яшелчәләр саклана торган бүлмәләрне карадылар. Алар билгеләп үткәнчә, азык-төлек хәвефсезлекнең барлык таләпләре һәм саклау шартлары үтәлгән. Менюны өйрәнделәр, балалар өчен әзерләнгән ризыкны дегустацияләүдә катнаштылар. Ризык әзерләгәндә бары тик табигый продуктлар гына кулланыла, икмәк җирле пекарнядан көн саен китерелә. Ата-аналар әзерләнгән иртәнге ашның сыйфатыннан канәгать калдылар һәм аны югары бәяләделәр.
Илшат ХӘЙРЕТДИНОВ.
Автор фотосы.
Читайте нас: