Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
17 февраль 2021, 17:30

Үлем аша үлемсезлеккә

Муса Җәлил... Бу исем бөтен татар дөньясына, һәр укучыга таныш. Ул Ватанга тугрылык, үлемсезлек һәм батырлык символы булды. Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты М. Җәлил батырлыгы бөтен дөньяга мәгълүм - ул бөек шәхес, халкыбызның горурлыгы һәм намусы.

Мин тез чүкмәм,катыйль, синең алда,
Кол итсәң дә ,тоткын итсәң дә.
Кирәк икән, үләм аягүрә,
Балта белән башым киссәң дә.
Бу сүзләрдә геройның горурлыгы, фашистларга карата нәфрәт, чиксез каһарманлык яңгырый. Безнең мәктәптә һәр елны 12 февраль - җәлиллеләрне искә алу көнен билгеләп үтү традициягә әйләнде. Без М. Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең —җәлилчеләрнең тормыш һәм сугыш юлын бик яхшы беләбез. Бу зур эшне мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисаметдинова Гүзәл Әхмәзетдин кызы алып бара. Чара укытучының Җәлил һәм аның көрәштәшләре турында дулкынландыргыч сүзләре белән башланып китте. Җәлилчеләр турында видео, Муса Җәлил җитәкләгән тоткыннар хоры башкаруындагы җырларны тыңлау беркемне дә битараф калдырмады, бу язманы немец эзтабарлары тапкан. Шулай ук алдан игълан ителгән шигырьләр конкурсы да узды. Сәхнәдән М. Җәлилнең татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады. Бу конкурста беренче урынны 5 сыйныф укучысы Хәбибуллин Данияр, 2 урынны 7 сыйныф укучысы Газизов Илназ, 3 урынны 6 сыйныф укучысы Нәбиуллина Ләйлә алды. Бөек шагыйрьнең шигырьләрен 5 сыйныф укучысы Сабитова Лилия, 6 сыйныф укучылары Саниев Руслан белән Гайнетдинова Элина, 7 сыйныф укучысы Каюмова Алина шулай ук сәнгатьле укыдылар.

Вакытлар узу белән без авыр сугыш елларыннан ераклашабыз. Безнең төп бурыч — яу кырында ятып калган миллионлаган корбаннар турында онытмау, Бөек Җиңүнең нинди югалтулар бәясенщ яуланганын истә тоту. Без җәлиллеләрнең якты истәлеге алдында баш иябез. Чараның шигаре 7 нче сыйныф укучылары башкаруында «Кешеләр, онытмагыз» дигән җыр булды .Әйе, безнеж онытырга хакыбыз юк...

Ләйлә Н ӘБИУЛЛИНА.
Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.
Автор фотосы.
1944 елның 25 августында җәлилчеләрне соңгы юлга — палач балта астына алып чыгалар. Конвоирларны каушатып, төрмә камераларында җәфаланучы тоткыннарга исән калу өметен белдереп, соңгы 114 адымнарын (камерадан алып гильотинага кадәр) узачак. Аларны исемлек буенча өч минут интервал белән җәзалаганнар:
Гайнан Кормаш -12 сәгать 06 минут. Туган урыны - Казахстан.
Фоат Сәйфелмөлеков -12 сәгать 09 минут. Туган урыны -Үзбәкстан.
Абдулла Алиш -12 сәгать 12 минут. Туган урыны -Татарстан.
Фоат Булатов -12 сәгать 15 минут. Туган урыны -Башкортстан.
Муса Җәлил -12 сәгать 18 минут. Туган урыны -Оренбург өлкәсе.
Гариф Шабаев -12 сәгать 21 минут. Туган урыны -Башкортстан.
Әхмәт Симаев -12 сәгать 24 минут. Туган урыны -Пенза өлкәсе.
Габдулла Баттал -12 сәгать 27 минут. Туган урыны -Татарстан.
Зиннәт Хәсәнов -12 сәгать 30 минут. Туган урыны -Татарстан.
Әхәт Атнашев -12 сәгать 33 минут. Туган урыны -Казахстан.
Сәлим Бохаров -12 сәгать 36 минут. Туган урыны -Башкортстан.
Читайте нас: