Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
2 февраль 2021, 17:40

Мәктәп сәхнәсендә тормыш

Кунаккол авылы мәктәбенең театр коллективы XII Бөтенроссия онлайн-конкурсында катнашып, икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.

Театр - ул һәрвакыт бәйрәм. Аның белән шатлык, күңел ачу, якты тәэсирләр, яңа хисләр бәйләнгән.
Театральләштерелгән спектакль балалар белән шөгыльләнү өчен мөмкин кадәр яхшырак туры килә. Төп максат - балаларның иҗади сәләтләрен театр сәнгате чаралары белән үстерү. Театр сәнгатенең мөһимлеген аңлап, мәктәп курчак театры булдыру турында карар кабул ителде. Укытучылар көненә халык әкиятләре персонажларын сурәтләгән курчаклар тегелде, декорацияләр ясалды. «Маша һәм Аю»рус халык әкияте куелышы буенча курчак театры сәхнәләштерелде.
2020 елның декабрендә «Россия талантлары» Халыкара һәм бөтенрусия фестивале оештырган «Актерлык осталыгы» номинациясендә XII Бөтенроссия онлайн-конкурсында рус халык әкиятен рус телендә «Маша һәм Аю» видеоязмасын тәкъдим итү белән катнаштылар. Тәкъдим ителгән эш икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
Балалар бу тануга рухландырдылар. Һәм киләсе әкият - рус халык әкияте буенча «Бүре һәм кәҗә» спектаклен татар телендә куярга булдык. Сәхнәне декорацияләр белән бизәделәр, музыкаль озату сайладылар. Балаларга артист булу, әкият персонажлары ролен уйнау бик ошады. Алар кәҗәләр, әни кәҗә һәм бүре ролен яхшы башкарды. Эш шулай ук әлеге конкурсның икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
Югарыда телгә алынган конкурсларда 5 нче сыйныф укучылары Алия Ардаширова, Динис Биктимеров, Алсу Вахитова, Екатерина Тигулева, Гөлнәзирә Фазуллина, Илнур Фазуллин, 6 нчы сыйныф укучылары Марат Гуссамов, Эльвина Махиянова, Индира Фазуллина, Карина Әһлетдинова, Айгизә Галләветдинова, 8 нче сыйныф Гөлнара Габбасова, Альмира Фазуллина актив катнаштылар. Барлык катнашучыларга да актив катнашканнары өчен рәхмәт белдерәбез!
Эльмира ФАЗУЛЛИНА,
Кыңгыр-Мәнәвез авылы урта мәктәбе филиалы - Кунаккол төп мәктәбенең 5 сыйныф җитәкчесе.
Автор фотосы.
Читайте нас: