Республика акциясендә районныn 18 белем бирү оешмасы, 442 укучы тәҗрибәле технология укытучылары, педагоглар, тәрбия эшләре буенча урынбасарлар һәм пешекчелeр җитeкчелегендә катнашты. Бишбүләк авылы 1 санлы heм 2 санлы урта, Ф. Кәрим исемендәге Ает, К. Иванов исемендәге Базлык, Демский, Елбулактамак, Каменка, Каныкай, Кыҗгыр-Мәнәвез, аныn филиалы — Кунаккол авылы төп мәктәбе, Кистәнле-Богдан, Куш-Елга, Михайловка, Сухоречка, Усак-Кичү авыллары мәктәпләре ризыкларының күп булуы белeн аерылып торды. Барлык чаралар да мәктәп ашханәләрендә СанПиН нормаларын үтәп узды.
40тан артык милли ризык әзерләнгән иде. Көн дәвамында мәктәп укучылары һәм аларның әти-әниләре, мәгариф учреждениеләре педагоглары социаль челтeрлeрдәге мәктәп битләрендә яраткан милли ризыкларны әзерләү буенча фотолар һәм видео, мастер-класслар белән уртаклашты.
«Минем милли ризыгым» флешмобын уздыру барышында балалар рецептлар җыйды һәм рус, башкорт, татар, чуваш, мордва аш-сулары әзерләде. Өстәлләр коймак, шанежка, мантый, өчпочмак, бәлеш, фаршланган алма, рулет, бәрәңге коймаклары, кыстыбый, өй токмачы һәм башка тәмле ризыклар белән сыгылып торды.
Куш-Елга урта мәктәбенең 2-3 сыйныфларын аерым билгеләп үтәргә кирәк. Алар «Хуран кукли» һәм «Хуплу» чуваш милли ризыгын әзерләде. Демский урта мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Алмаз Гәрәев әнисе белән башкорт, татар милли ризыгы кыстыбый әзерләү рецепты белән уртаклашты. Укучылар өйләрендә дә милли аш — токмач, өчпочмак, вак бәлеш, алма пироглары әзерләүләре турында сөйләде.
Бу чаралар укучыларныn танып-белү кызыксынуларын, иҗади юнәлешен үстерүгә ярдәм итә, шулай ук булачак hөнәр сайлауга булыша.
район мәгариф бүлеге технологы.