Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
20 октябрь 2020, 18:39

Патриотлар үстерәбез

Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында Бишбүләк авылының «Умка» балалар бакчасында «Аҗаган» спорт-патриотик уены узды

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре, мәгариф системасының башлангыч звеносы буларак, балаларда әйләнә-тирә дөнья турында беренче кyзаллауны, туган табигатькә, кече Ватанга, туган илгә мөнәсәбәт формалаштыруны максат итеп куя.
Гражданнар оборонасы айлыгы кысаларында 1 октябрьдән 31 октябрьгә кадәр Бишбүләк авылының «Умка» балалар бакчасында «Аҗаган» спорт-патриотик уены үткәрелде. Мәктәпкәчә яшьтәге балаларда патриотик хисләр тәрбияләү — ул якын кешеләргә, туган авылга, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүне үз эченә алган әхлакый тәрбиянең төп бурычларыннан берсе.
«Аҗаган»да мәктәпкәчә яшьтәге балалар катнашты. Балалар тизлектә, җитезлектә көч сынашты, Ватанның чын сакчысына кирәкле күнекмәләрне күрсәтте. Бу чарага алдан әзерләнделәр. Уен башланыр алдыннан командалар тезелде, исемлекне барладылар, hәм бүлек командирлары үз командаларының әзерлеге турында рапорт бирде. Барлык биремнәрне дә катнашучылар төгәл hәм хатасыз башкарырга тырышты. Ярышлар бик күңелле үтте. Балалар барлык биремнәрне дә бик яхшы үтәде hәм җитезлек, дусларча ярдәм күрсәтте. Нeтиҗәдә дуслык җиңде. Хәрби-патриотик уенда катнашкан өчен барлык командаларга грамоталар hәм шоколад медальләр тапшырылды.
Надежда МАТВЕЕВА,
Бишбүләк авылы «Умка» балалар бакчасының физик культура буенча инструкторы.
Автор фотосы.
Читайте нас: