Якты юлдан
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
7 сентябрь 2020, 16:05

Башкортстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы мәктәп туклануы турындагы шикаятьләргә җавап бирде

Башкортстан хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә социаль челтәрләрдәге шикаятьләргә бәйле рәвештә мәктәпләрдә кайнар аш белән тәэмин итү турында фикер алыштылар.

Хәбиров хәбәр иткәнчә, мәктәпләрдә туклану буенча «тавышлар» бара — канәгать булмаган ата-аналар һәм балалар бар. Республиканың мәгариф министры Айбулат Ханжин туклану сыйфаты буенча сигналлар барлыгын, шул ук вакытта бер генә гаилә дә төшке аштан баш тартмады, дип белдерде. Моннан тыш, ул балалар сәламәт туклануга әзер түгел дип саный.
Шулай ук хәзерге вакытта электрон модуль эшләнә, анда ата-аналар мәктәп туклануын оештыру турында хәбәр калдыра ала. Радий Хәбиров бу мәсьәләләрне хәл итү өчен ата-аналар комитетын җәлеп итү яхшырак, дип санады.
ФотоG https://yandex.ru/images/search?text=школьная%20столовка
Читайте нас: