Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
21 март 2019, 12:32

Яхшылык явызлыкны җиңә

Сухоречка урта мәктәбендә Театр елы буенча мәктәп планын тормышка ашыру кысаларында 2нче hәм 4нче сыйныф яшь артистлары «Кызыл Калфак» музыкаль-театральләштерелгән тамаша күрсәтте.

Рольләрне Русалина Хисмәтуллина, Ринил Имаметдинов, Линар Мусин, Альмир Зиннәтуллин, Эмиль Мусин, Дилбәр Арысланова, Эльмира Төхвәтуллина, Радмир Зиннәтуллин, Әйша Алыпкашева башкарды.

Без барыбыз да әлеге иске әкиятне карарга hәм укырга яратабыз. Шуңа күрә балалар белән аны яңа ысул белән сәхнәләштерергә уйладык. Тамашада танылган геройлардан тыш, хәйләкәр төлке белән куркак куян пәйда булды. Барлык әкиятләрдәге кебек үк, моральне шул килеш калдырдык: «Яхшылык явызлыкны җиңә». Тамаша тәмамланганнан соң, Кызыл Калфак барлык геройларга hәм тамашачыларга үзенең могҗизалы кәрзиненнән татлы күчтәнәчләр өләште.

Тамашачылар hәм тамашада катнашучылар белән «Әкиятләр буйлап сәяхәт» дигән викторина үткәрдек. Тамашачыларга hәм кунакларга тамаша бик ошады hәм бу безне яңа куелышларга рухландырды.
Гөлнара ДАНИЛОВА,

Сухоречка авылы урта мәктәбенең укытучы-китапханәчесе.

Автор фотосы.
Читайте нас: