Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
6 март 2019, 11:24

Финалга чыктылар

Район көрәшчеләре зона ярышларында икенче урынны яулады

Бишбүләк авылының 2 санлы, Елбулактамак, Каныкай авыллары мәктәп укучылары, билбау көрәше буенча район ярышларында җиңүчеләр район җыелма командасы составында Раевка авылында узган ХХІ мәктәп укучылары Спартакиадасы кысаларында көрәш буенча зона ярышларында катнашты. Ярыш нәтиҗәләре буенча район җыелма командасы икенче урынны яулады.

Ярышлар 2004 — 2005 елларда туган егетләр арасында сигез авырлык категориясендә үткәрелде. 65 кг кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаган 2 нче санлы урта мәктәп укучысы Владимир Данилов, Елбулактамактан 50 кг алып 75 кг кадәр авырлык категориясендә чыгыш ясаган Игорь Яковлев белән Реналь Зәкиев иң нәтиҗәле көрәшче булып чыкты. Алар барысы да үз категориясендә икенче урын яулады hәм үзләренә Куш-Елга авылында үтәчәк финалга чыгуны тәэмин итте. Бишбүләк авылының 2 санлы урта мәктәбеннән Тимур Галимуллин, Каныкай авылыннан Илгиз Гыйләҗетдинов, Эрланд Батраев өченче урынны яулады. Бишбүләк авылының 2 санлы урта мәктәбеннән Арсений Егоров белән Елбулактамактан Данил Исхаковка иң көчлеләр өчлегенә эләгергә бераз көчләре җитмәде. Балаларны физкультура укытучылары М.З. Гыймазетдинов, Ф.М. Гатауллин, И.Р. Әхмәтшин, Д.Р. Әхмәтшин әзерләгән.

Ирина МИХАЙЛОВА.

Мәҗит Гыймазетдинов фотосы.
Читайте нас: