Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
25 февраль 2019, 11:38

Җырым кала үткән юлымда

Сугыш...Миллионнарча кешеләрнең гомерен өзгән, балаларны ятим иткән, күпме гаиләнең йөрәгенә мәңгегә җуелмас кайгы-хәсрәт калдырып киткән сугыш...

Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк татар шагыйрьләре дә фашизмга каршы күтәрелделәр.Алар арасында татар халкының данлыклы улы-Советлар Союзы Герое Муса Җәлил дә бар. 12 февраль көнне Дрезден суды татар халкының 11 батырына үлем карары чыгара. Һәм 1944 елның 25 августында бу үлем карары тормышка ашырыла.Үлем сәгате җиткәнче алар төрле җәзалау-кыйнауларга түзәләр, баш имиләр. Бу көн – җәлилчеләрне искә алу көне.
Безнең мәктәптә шушы уңай белән, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хисаметдинова Гүзәл Әхмәзетдин кызы җитәкчелегендә бик матур чара узды.
— Үзләренең үлеме белән үлемсезлеккә hәйкәл койган бу бөек шәхесләр алдында гомерем буе баш иям. Иң авыр вакытларда да иле, халкы турында уйлаган көчле затлар алар, – дигән сүзләр белән башлап җибәрде чараны Гүзәл апа М.Җәлилнең тормышы, көрәш юллары турында бик эчтәлекле видео презентация карадык. Аны 10нчы сыйныф укучысы Халикова Әлфинә әзерләгән. 11нче сыйныф укучылары Зарипова Элина, Вәлиуллина Гүзәл, Фазуллин Азат шагыйрьнең тетрәткеч шигырьләрен сөйләгәндә күзләребезгә яшьләр килде. Чараның йомгагы булып, 5нче сыйныф укучылары башкарган «Кешеләр онытмагыз» җыры яңгырады. Бу җырны укучылар бик матур башкардылар. Әйе,чынлап та, бүгенге матур, якты тормышыбыз өчен яу кырларында, концлагерьларда миллионнарның гомере өзелгән. Без моны онытырга хакыбыз юк. Залда М.Җәлил һәм аның көрәштәш дусларына багышланган эчтәлекле стенд оештырылды. Бу стенд яныннан тыныч кына үтеп китеп булмый. Фотосурәттән безгә карап тоган М.Җәлилгә – бүгенге тыныч тормышыбыз өчен рәхмәт сезгә! — диясебез килә.
Румина ХАРРАСОВА,
Кыңгыр-Мәнәвез авылының 10нчы сыйныф укучысы.
Автор фотосы.
Читайте нас: