Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
18 февраль 2019, 18:17

Крыловка гашыйклар көне «Бөтенрусия акциясе»

Усак-Кичy авыл модель китапханәсе Усак-Кичү урта мәктәбе белән берлектә «Крыловка гашыйк булганнар көне» Бөтенрусия акциясенә кушылды hәм И.А. Крыловның 250 еллыгына багышланган «Баснописец в все времена» дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрде.

Чара вакытында укучылар язучы-классикның тормышы hәм иҗаты турында белде. Балачакта ук укыган Крыловның мәсәлләре хәтердә кала, гомер буе озата бара. Әсәрләрдән канатлы сүзләрне без еш кына төрле тормыш ситуацияләрендә файдаланабыз, Крылов әйтмәләренең безнең 21 гасырда да, мәгълүмати технологияләр заманында да актуаль булуына таn калдык. «Төлке һәм карга», «Чикерткә hәм кырмыскалар», «Фил hәм Моська», «Квартет», «Әлеге өзекнең кайсы мәсәлдән икәнен бел» викториналары, балаларны кызыксындырды. Һәр мәсәл хәзерге тормыш белән чагыштырып анализланды. «Крыловка гашыйк булганнар көне» Бөтенрусия акциясе язучы-классик иҗаты белән якыннан танышу мөмкинлеге бирде.
Читайте нас: