Якты юлдан
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәктәп тормышы
4 февраль 2019, 13:45

Игътибар һәм аралашу мөһим

Демский авылы урта мәктәбенең волонтерлык командасы сугыш ветераны Николай Никитович Дорофеевның хәлен белде

Бүген без ерак 1945 елда Бөек Ватан сугышында Җиңү яуланганга күрә яшибез, яратабыз, киләчәккә планнар корабыз, укыйбыз яки эшлибез. Бәхеткә, бу Җиңү өчен "Рәхмәт" әйтү һәм сугыш турында хәтернең чын сакчысы булган ветераннарга ярдәм итү мөмкинлеге әлегә бар.

Бөек Ватан сугышында катнашучыларга кайгыртучанлык, игътибар һәм аралашу бүләк итү мөһим. Җиңү волонтерлары ветераннарның яшь буынның рәхмәтен тоеп, кирәкле ярдәм күрсәтүләрен тели.

Демский авылы урта мәктәбенең 8нче сыйныф волонтерлык командасы яшьләр эшләре буенча белгеч Камелия Сөләйманова белән берлектә Бөек Ватан сугышы ветераны Николай Никитович Дорофеевның хәлен белде. Николай Никитович Миякә районы Рус Урсае авылында туган. 1944 елның сентябрендә Совет Армиясенә алына. 1944 елның февраленнән алып 1945 елның 13 февраленә кадәр Беренче Украина фронтында 399нчы полкта 111нче дивизиядә сугышкан. Көнбатыш Украинада Владимир-Волынск шәһәрен, Польшаны азат итүдә катнаша һәм сугышны Берлин янында тәмамлый. 1945 елның февралендә яралана. 1950 елда демобилизацияләнә. Николай Никитовичның хезмәт эшчәнлегенең күп өлеше "Демский" совхозы белән бәйле, анда ул май заводында кочегар булып эшләгән.

Волонтерлар ишегалдындагы карны һәм өйгә керә торган сукмакны чистартты, ә аннары ветеранның сугыш һәм сугыштан соңгы елларда тормышы турында сөйләвен тыңлады, аның сәламәтлеге белән кызыксынды. Аннары ирекмәннәр Николай Никитовичка җиңү һәм тыныч күк йөзе өчен рәхмәт белдерде, сәламәтлек, озын гомер теләде.

Раушания ТИХОНОВА,

сыйныфтан тыш эшләр буенча директор урынбасары.

Автор фотосы.
Читайте нас: