119 ел элек (1899) Петербург шәһәрендә Россиядә беренче тапкыр «Ашыгыч ярдәм» станциясе ачыла. Аңа кадәр урамда зыян күргән кешеләрне полицейскийлар, янгын сүндерүчеләр, хәтта извозчиклар җыеп йөргән. Аларны полиция каршындагы махсус йортларга илткәннәр. Беренче 5 “Ашыгыч ярдәм” станциясе хирург Николай Вельяминов инициативасы белән ачылган. Аларның һәрберсе икешәр экипаж, дүрт пар носилка һәм башка кирәк-яраклар белән тәэмин ителгән. Станиядә 2 санитар кизү торган. Авыруларны якындагы хастаханәгә яки берәр фатирга илткәннәр.
187 ел элек (1831) Америкада беренче тапкыр банк талаганнар. Англиядән килгән иммигрант Эдвард Смит Нью-Йорк сити-банкында ул чор өчен зур сумма булган 245 мең долларны чәлдергән. Җинаятьчене бик тиз эләктерәләр, акчаның бер өлешен кайтаралар. Эдвард Смитны биш елга Синг-Синг төрмәсенә ябалар.