Якты юлдан
+1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 февраль 2021, 12:40

Ананас җиләк-җимеш тә, яшелчә дә түгел. Ә нәрсә?

Күпләр ананасны пальмада үсә дип саный.

Ананас — планетадагы иң гаҗәеп үсемлекләрнең берседер, мөгаен. Ул бер үк вакытта әче дә, баллы да. Ләкин бу үсемлек җиләк-җимеш тә, яшелчә дә түгел. Ул — үлән. Төгәлрәк әйткәндә, «үләнсыман үсемлек», «тропик җимеш».
Күпләр ананасны пальмада үсә дип саный. Тик бу мультик һәм кайчакта балалар өчен энциклопедия авторларының хатасы аркасында килеп чыккан хәл. 1965 елда төшерелгән «Каникулы Бонифация» мультфильмында авторлар ананасны пальмада үсә итеп сурәтли. Шулай ук тропик һәм субтропикларда үсә торган җимешләрне пальмада үсә дип саныйлар. Күпләр өчен тропик сүзе пальма белән күз алдына килә.
Чынлыкта исә ананас алтынсыман-соры күркә (шишка), ул үлән үсентесенең башында формалаша. Ул яфраклар бәйләме уртасында барлыкка килә. Бу бәйләм кактуслар кебек үк үзенә дымны туплау үзлегенә ия. Әлеге үлән 50-60 см биеклектә үсәргә мөмкин, аның өчен күп урын да кирәкми.
Ананасның туган ягы — Бразилия һәм Парагвай арасында урнашкан Мату-Гросу платосы. Үсемлек шуннан тарала башлаган. Хәзер аны Таиландта, Филиппин утрауларында, Кытай һәм АКШта, Бразилия, Һиндстан, Вьетнам, Куба, Мексика, Тайвань һәм башка илләрдә үстерәләр, диелә хәбәрдә.
Фото: pixabay.com/
Читайте нас: