Якты юлдан
-2 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
9 гыйнвар 2021, 20:20

Балага нинди исем кушарга ярамый?

Айгөл, Айнур кебек исемнәр, -нар кушымчасына беткән исемнәр кушарга ярыймы? Мондый исемнәрне кушу гаеп эш түгел. -ай компонентын кулланырга ярый. Ә «Ай колы» дип исем кушарга ярамый.

Күк җисемнәренең колы дигәнне аңлаткан исемнәр кушу дөрес түгел. «Шәмс» – кояш, «гәбд» – кол дигәнне аңлата. Пәйгамбәребез чорында берәүнең исеме «Кояш колы» дип аталган. Шуңа Рәсүлебез аны үзгәртеп, шул сүзләрне әйткән. Ә «нар» сүзенә килгәндә, ул фарсы телендә «гранат чәчәге» дигәнне аңлата. Балаларга динебез рөхсәт иткән, матур мәгънәле исем кушу - әти-әниләрнең бурычы!
Рәсүлебез: «Кыямәт көнне сезне ӘТИЛӘРЕГЕЗ ИСЕМЕ һәм ҮЗ ИСЕМЕГЕЗ белән чакырачаклар. Шуның өчен балаларыгызга матур (мәгънәсе ягыннан яхшы булган) исемнәр бирегез», – дип әйткән. Балаларыбызны Аллаһы исемнәре белән атарга ярамый. Мәсәлән, Аллаһының күркәм исеме – Рахман (Рәхимле) белән атарга түгел, ә ГАБДРАХМАН дип атарга кирәк, ягъни «гәбд» кушымчасын өстәргә. Гәбд – кол дигәнне аңлата. ГАБДРАХМАН – Рахманның колы дигәнне белдерә. Шулай ук пот (идол) исемнәре белән атау ярамый. Мәсәлән, Рәсүлебез вакытында Сәнам (хатын-кыз матурлыгын гәүдәләндергән пот) исеме киң таралган була. Пәйгамбәребез ул исемне тыя һәм кешеләр аны икенчегә үзгәртә.
Әбү Һөрайра радыяллаһу ганһе исемле сәхабәне әти-әнисе Гәбдешшәмс, ягъни «Кояш колы» дип атаган була. Расүлебез, кеше Кояш, Ай исемнәре белән атала алмый, дип аны Габдрахманга алыштыра. Әгәр исемнең яңгырашы матур булып та, мәгънәсе ямьсез, сәер булса, андый исемнәрне кушмау хәерле. Чит телдән алынган исемнәрнең тәрҗемәләрен белми торып исем кушу яки төрле хәрефләр җыелмасы гына булган «исемнәр» кушу да дөрес булмас.
Чыганак һәм фото: https://matbugat.ru/news/?id=31633
Читайте нас: