Гыйнвар урталарында республикага янә чын салкыннар кайтачак. Әгәр бу атнада Башкортстанда карлы җылы һава торышы сакланса, дүшәмбедән салкыная башлаячак. Дүшәмбе, 11 гыйнварда, көндез -10, -15 градус булса, ә киләсе атна уртасында -20, -25 градуска кадәр салкыннар көтелә.