Якты юлдан
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
6 гыйнвар 2021, 21:15

Экстрасенс Алсу Газыймҗанова: "Президент срогының азагына кадәр утырмаячак кебек"

Узган 2020 Күсе елы унике еллык циклны башлап җибәрде. Бу елны бик күп вакыйгаларга нигез салынды, ди Алсу. Аның фаразларын сезгә дә җиткерәбез.

Танылган экстрасенс Алсу Газыймҗанова ел саен редакциябездә кунак булып, киләсе елга фаразлары белән уртаклаша. Кунагыбыз быел да Үгез елында безне нәрсәләр көтәчәге, нинди үзгәрешләр булачагы хакында сөйләде. Узган 2020 Күсе елы унике еллык циклны башлап җибәрде. Бу елны бик күп вакыйгаларга нигез салынды, ди Алсу. Аның фаразларын сезгә дә җиткезәбез.
Сәясәт
Сәясәткә килгәндә, кешеләр үзләрен бик күр өлкәләрдә күрсәтте. Күп әйбер үзгәрде. Бу бер елны гына булган вакыйгалар түгел. Тик нигез инде “селкенә” башлады. Киләсе ел — Үгез елы. Астрология буенча ул бик тыныч санала. Күсе турында да акыллы, зирәк хайван дип сөйләделәр. Әмма минем күзаллауда ул эпидемия таратучы иде. Шулай булды да. Үгез дә минем өчен агрессия белән ассоциацияләшә. Беренче ярты ел бәлки тыныч булыр. Башта икътисади кризис булачак. Шуңа да кешеләрнең гаме башка әйбердә булмас. Ә менә июнь аеннан соң инде “дулкынлану”лар башланыр төсле. Хәрби бәрелешләргә килгәндә, һәр ил юрганны үзенә тартып, сугыш чыгарырга маташыр кебек. Россия берәр эре бәхәскә керер төсле. Территорияләр артыр, кебек. Җитәкчеләрнең күбесе кими. Аларны я алыштырачаклар, яисә кыскартачаклар. Төп фигуралар үзгәрәчәк. Президент та срогының азагына кадәр утырмаячак кебек. Әмма бу аның сәламәтлеге белән бәйле шикелле.
Һава торышы
Кыш салкын булачак. Төгәлрәге салкын түгел, ә кыш нинди булырга тиеш, шундый булыр кебек. Узган еллардагы кебек җылы кыш көтмәгез.
Вирус
Барысы да вирус хакында сорый. Мин аның хакында җәй айларында урманнар янганда ук әйттем. Бу дөрес түгел, моның өчен безне “җәзага тартачаклар” дидем. Планетаның үпкәләре ясалган картиналар бар иде. Коронавируска килгәндә, бер кеше дә белмәгән авыруны тасвирлау авыр. Мин бу уңайдан “чума” дигән сүз килә иде. Шулай булып чыкты да. Авыруларны шундый шартларда җирләделәр. Мутацияләнәчәк дидем. Ул үзгәрә. Минемчә бу химик, ягъни уйлап табылган вирус. Аның кайдан килеп чыккан мин берәр кайчан әйтәчәкмен. Әмма әлегә дөньяга кычкырасым килми. Бу кемнеңдер уеннары. Шулай да табигать барыбер моңа юл куя. Янгыннарга кире кайтсак, алар арасында табигатьтән булганнары да, кеше факторы белән чыкканнары да бар. Әмма аны кеше бетерә ала бит. Вирус тиз генә бетмәячәк. Мин аны хайваннарга да күчмәсме әле дип шикләнәм. Кешеләр моның белән күнегеп, яшәргә өйрәнәчәк. Бәлки ул иткә күчәр. Җиһан безгә теләсә нинди ит ашарга ярамый, дип билгеләр җибәрә. Ә кеше моны башкача кабул итә. Ул шул хайваннарны үтерә башлый. Бәлки бу киресенчә, ул хайваннарны саклап калу өчен шулай эшләнеләдер? Әти-әниләре коронавирус белән авырган туачак балаларның сөйләм белән проблемалары булуын күрәм. Карантинга да кабат утыртырлар дип уйламыйм.
Дистанцион уку һәм мәгариф
Кабат дистанцион укулар булыр дип уйламыйм. Мондый мөмкинлек булган кайбер өлкәләрдә генә дистанцион уку эксперимент рәвешендә генә башкарылыр, бәлки. Әмма бөтен укучыларны да өйләренә куып кертмәячәкләр. Мәгариф өлкәсендә тагын реформалар булачак. Җир шары һәм табигый бәла-казалар Җир шарында су күтәрелә бара. Кайсыбер шәһәрләрне, ә бәлки илләрне дә, без соңгы тапкыр күреп калуыбыз бар. Бер 5-7 елдан бик зур үзгәрешләр булачак. Мисалга Венециядә инде су күтәрелеше күренә. Полюслар алмашыну, карның кыш түгел, ә җәй көне ява башлау мөмкинлеге хакында мин ун ел чамасы сөйлим. Тик кешеләр моны ишетми. Алар акча ягын гына кайгырта.
Акча
Миннән гел акча турында, доллар хакында сорыйлар. Доллар дигәндә, башымда гел 19 һәм 20 цифрлары. Шул кадәр төшәчәкме дип сорыйлар. Белмим, әйтә алмыйм. Бу саннар нәрсәдер аңлатадыр... Гомумән, мин долларны дөнья валютасы буларак әйләнештән китә дип күрәм. Әгәр ул безнең илдә генә бетә икән, нәрсәдер булырга, башка илләрдән ябылырга тиеш дип уйларга мөмкин. Яисә инде Америкада ниндидер вакыйга булып, доллар әйләнештән чыгачак. Мин бу кризисны көтәм. Бәлки ул процесс инде барадыр, әмма безгә белдермиләр генә. Бөтен җирдә бәяләр кими, ә бездә киресенчә, арта бара. Кризис, әлбәттә, булачак. Бик нык экономияләячәкбез. Хезмәткәрләрне кыскарту да 30 процент тирәсе булыр дип күрәм. Тагын ниндидер салымнар кертәчәкләр. Балаларга тагын түләүләр булачак.
Авыл хуҗалыгы
Киләсе елда авыл хуҗалыгы өлкәсенә басым ясарга кирәк. Үзебезнең җирне эшкәртә башларга, чит илдән продукция ташырга түгел.
Америка
Американың үз проблемалары үзләренә җиткән. Шуңа да безгә ниндидер тәэсирләре булыр дип уйламыйм. Мин ел саен өченче Бөтендөнья сугышы булмаячак дип килдем. Ә быел шулай әйтә аламмы дип уйга калдым.
Чыганак һәм фото: https://matbugat.ru/news/?id=31625
Читайте нас: