Якты юлдан
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 декабрь 2020, 12:53

Сәгатенә 23 тапкыр битебезгә тотынабыз икән

Бер сәгать эчендә битебезгә 23 тапкыр кагылабыз икән. Сез шуны исәпкә алганыныз бармы?

Кагылуның 44%ы күзләргә, борынга һәм авызга туры килә. Ә бит шулай төрле инфекцияләр эләктерергә мөмкин (коронавирус кына түгел).Бу гадәттән тиз котылып була икән. Бөекбританиянең технология компаниясе биткә кагылуны искәртеп бара торган беләзек уйлап тапкан.Ясалма интеллект ярдәмендә "Nudge" беләзеге кулларның хәрәкәтен күзәтеп тора.Әгәр кеше, онытылып китеп, кулын битенә тидерә икән, беләзектә вибрация кабына.Шулай итеп, баш мие әкренләп кулны кирәкмәгән урынга якын китермәскә өйрәнә.Бу йогышлы авыруларны минимальләштерергә ярдәм итәчәк һәм алама гадәтләрдән дә биздерәчәк. Мәсәлән, борынга, күзләргә тиюдән, тырнак кимерүдән тиз котылып булачак, дип ышандыралар уйлап табучылар.
https://omet-rb.rbsmi.ru
Фото: moscow-oblast.sm-news.ru
Читайте нас: