Беренче чиратта, тынычланырга һәм сулыш чыгарганда, аны 7-10 секунд тоткарларга кирәк. 2-3 минут дәвамында шулай эшләү 30 берәмлеккә артериаль басымны төшерергә ярдәм итә.
Икенчедән, кан басымын тиз киметү өчен салкын су кулланырга киңәш ителә. Кулларны салкын су агымы астында тотарга, битне юарга, сөлгене сулап биткә, калкансыман бизгә куярга була. Шулай ук аякларны тубыкка кадәр берничә минутка сулы таска тыгып, җиңелчә хәрәкәт итүнең дә ярдәме тиячәк.
Өченчедән, кан басымын тиз киметү өчен алма серкәсен кулланырга мөмкин. Табан астына 10 минутка алма серкәсендә чылатылган чүпрәк куеп торыгыз. Бу да кан басымын 30-40 берәмлеккә киметергә мөмкин.
https://kiziltan.rbsmi.ruФото:sever-press.ru