Ананасның бик тә файдалы булуы аның сутында үсемлек ферменты - бромелайн булу белән дә аңлатыла. Ул аксымны тарката һәм ялкынсынуга каршы тору үзлегенә ия.
Шешенүләргә каршы тора алу уңаеннан да ананас һәм аның суты бөерләр авырганда да бик файдалы. Аны шулай ук азканлылык вакытында кулланырга киңәш итәләр.
Ананас артрит, бронхит, пневмония, төрле йогышлы авыруларны дәвалаганда да файдалы.