Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
19 октябрь 2020, 12:10

Уфа кешесе 132 370 192 сум откан

Бу хакта "Столото" матбугат хезмәте хәбәр итте.

Башкортстанда яшәүчеләргә еш кына лотереяда бәхет елмая башлады.

Май ахырында без Уфадан шәфкать туташы турында яздык. Ул 700 мең сумлык шәһәр яны йортын отты һәм призны акчалата алды.

Җәй башында Башкортстан кешесе гадәти булмаган призга ия булды. Ул Сочидагы вилланың бер өлешенә ия булды Үзенең җиңүен ул лотерея тиражында катнашучы Удмуртия һәм Мәскәү кешелщре белән бүлеште. Якташыбыз 20 миллион сумга ия булды.

Көз республика халкына лотереяларда тагын да күбрәк уңыш китерә башлады. Мәсәлән, “Гослото”ның 24 сентябрьдәге тиражында катнашучыларның берсе 14 миллион 834 мең сумнан артык акча откан. Аны мультимиллионер иткән билетны бәхетле кеше Уфадагы гадәти лотерея киоскасында сатып алган.

Кичә лотереяда Уфа кешесе фантастик сумма откан. Бу хакта "Столото" матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Уфалы «Гослото”ның суперпризына ия булды. Ул сайт аша 50 сумга билет сатып алган булган. Бәхетленең отышы 132 370 192 сум тәшкил иткән.
https://kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: