Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кызыклы яңалыклар
1 июнь 2020, 13:25

Кояш тотылуны күргәнегез бармы?

Республика халкы бу айда өлешчә кояш тотылуны күрә алачак.

Табигый күренеш 21 июньдә булырга тиеш, дип хәбәр итәләр Уфа планетарийында. Кояш тотылуның 10:35 тә башлануы, 11:19 да максималь этабы, 12:05 дә тәмамлануы фаразлана.
Уфа планетарийы хезмәткәрләре әйтүенчә, тотылуны ике яктан да карайтылган пленка яки пыяла ярдәмендә күрергә мөмкин.
"Әгәр һава торышы начараеп көн болытлы булса, кояшның киләсе тотылуын бер елдан, шулай ук 10 июньдә күрергә мөмкин булачак. Ул шулай ук ​​өлешчә булачак. Республикада яшәүчеләр тулы кояш тотылуны 41 елдан соң, 2061 елның 20 апрелендә генә күрә алачаклар. Соңгы тулы кояш тотылудан йөз ел узачак. Ул 1961 елның 15 февралендә булган", - ди планетарий вәкиле.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/-mgyyat/Koyash-totiluni-k-rg-negez-barmi-296384/

Фото: pixabay.com
Читайте нас: