Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар

Конкурс игълан ителде

Башкортстанда «Башкортстан бал корты» балалар иҗаты республика дистанцион конкурсы игълан ителде.

Аны Республика Мәгариф һәм фән министрлыгы, Уфа шәһәре хакимияте мәгариф идарәсе ярдәме белән Умартачылык һәм апитерапия буенча башкорт фәнни-тикшеренү үзәге үткәрә. Балалар конкурска рәсемнәр, шигырьләр, әкиятләр, төрле эшләнмәләр җибәрергә тиеш булачак.
Конкурсның максаты - Башкорт умарта кортларын саклап калу проблемасына игътибарны җәлеп итү.
Конкурс 2017 елның 20 маенда БМО карары белән кабул ителгән Бөтендөнья умарта көнен уздыру һәм 2021 елда Уфада «Апимондия» халыкара умартачылык ассоциацияләре Федерациясенең 47нче конгрессына әзерлек кысаларында үткәрелә.
«Мондый конкурс Башкортстан тарихында беренче тапкыр үткәрелә һәм киләчәктә төбәкара чара статусын алу өчен бөтен мөмкинлекләре бар. Конкурс балаларның интеллектуаль-иҗади потенциалын үстерү, укучыларда актив тормыш позициясе формалаштыру, район, шәһәр, республика һәм илнең иҗтимагый тормышында катнашырга әзер булу, балаларны һәм яшүсмерләрне экологик культура нигезләре белән таныштыру, җәмәгатьчелекне балалар һәм яшүсмерләрнең рәсем сәнгате үрнәкләре белән таныштыру кебек мөһим педагогик бурычларны хәл итүгә юнәлтелгән», — дип билгеләп үтте оештыручылар.
Конкурс өч этапта уздырылачак.
Беренче этап: 2020 елның 15 маеннан 15 июненә кадәр - гаризалар һәм конкурс эшләрен кабул итү.
Икенче этап: 16 июньнән 26 июньгә кадәр - эшләрне бәяләү, нәтиҗәләр ясау.
Өченче этап: 29 июньнән - конкурс нәтиҗәләрен бастырып чыгару.
Конкурс өч категория буенча үткәрелә:
- беренче категория - мәктәпкәчә учреждениеләрдә тәрбияләнүчеләр (бала һәм ата-аналарның уртак иҗаты);
- икенче категория - 1-4 сыйныф укучылары;
- өченче категория - 5-7 сыйныф укучылары.
Иң мөһиме - конкурска тәкъдим ителгән иҗади эшләр балаларарның башкорт бал кортларын саклау проблемасына карашын чагылдырырга тиеш.
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/chatkylar/Konkurs-iglan-itelde-275145/
Читайте нас: