Якты юлдан
+5 °С
Облачно
Мәдәният
8 Октября , 05:00

Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләрен кемнәр алды?

Лауреатлар исемлеге Башкортстан Башлыгының тиешле указы белән расланды. Премияләр әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендәге хезмәтләр өчен бирелде.  

Добавить в предпочтительные источники Google
Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләрен кемнәр алды?Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләрен кемнәр алды?
Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләрен кемнәр алды?

Башкортстанда әдәбият, сәнгать һәм архитектура өлкәсендә Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары билгеле булды.

Карар Башкортстан Башлыгы каршындагы комиссиянең тәкъдиме буенча кабул ителде. Тиешле указга республика Башлыгы Радий Хәбиров кул куйган. Документ редакция карамагында бар.

Премияләр тапшырылды:
1. Башкортстанның халык артисты Рим Мәхмүт улы Хәсәновка — милли җыр сәнгатен үстерүгә керткән зур өлеше өчен.

2. Башкортстан Республикасының Мостай Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры башкорт труппасының баш режиссеры Рөстәм Милләт улына, «Ағиҙел» журналының баш мөхәррире Мөнир Сәхиулла улы Кунафинга — «Бер гомер аз» спектакле өчен.

3. «Башкортстан» дәүләт концерт залының баш режиссеры Илшат Мәгафур улы Фәхертдиновка — халыкара, Бөтенрусия һәм республика дәрәҗәсендәге мәдәни чараларны гамәлгә ашыруга керткән зур өлеше өчен.

4. Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институтының сынлы сәнгать факультеты профессорлары Владимир Геннадиевич Лобановка һәм Рөстәм Аяз улы Хәсәновка, Башкортстанның атказанган рәссамы Фирдант Сәлимҗан улы Нуриәхмәтовка, Уфа сәнгать колледжының сәнгать бүлеге укытучысы Илгиз Фазылҗан улы Фәйзуллинга — «41нче ел хатын-кызлары» һәйкәле өчен.

Премияләрне тапшыру тантанасы гадәттәгечә Башкортстан Республикасы көненә туры китереп үткәрелә.

Чыганак һәм фото:https://kiziltan.ru/articles/kultura/2026-10-08/salavat-yulaev-isemend-ge-d-l-t-premiyal-ren-kemn-r-aldy-4838825

 

Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләрен кемнәр алды?
Салават Юлаев исемендәге Дәүләт премияләрен кемнәр алды?
Автор:
Читайте нас