Якты юлдан
+9 °С
Облачно
Мәдәният
27 Июля 2021, 05:25

Рөстәм Нәбиев турындагы фильм төшерелгән

Агыйдел яр буе амфитеатрында «30 000 удар» документаль фильмының премьерасы булды.

Рөстәм Нәбиев турындагы фильм төшерелгәнРөстәм Нәбиев турындагы фильм төшерелгән
Рөстәм Нәбиев турындагы фильм төшерелгән

Фильмның герое - 2015 елда Омск шәһәрендә казарма җимерелү нәтиҗәсендә аяксыз калган Уфа егете Рөстәм Нәбиев. 2020 елның сентябрендә ул, бу юлны кулларында үтеп, Эльбрусның (5642 метр) биеклеген яулады. Бу - альпинизм тарихында беренче тапкыр.

Безнең фильм - мөмкин булмаганнарны башкарырга җөрьәт иткән спортчы тарихы. Үз-үзенә һәм бөтен шикләнгән кешегә ышанычның могҗизалар тудыруын раслаган кеше турында. Бу - үз көчсезлекләреңне, физик чикләүләрне һәм авыртуларны мәхәббәт хакына җиңү һәм яшәргә теләү турында сөйләшү.

Фильмны караганнан соң экспедиция командасы һәм «30 000 удар» фильмын төшерү төркеме: Рөстәм Нәбиев, Иоанн Чечнев, режиссер Дмитрий Олейник һәм продюсер Лариса Олейник белән очрашу булачак.

Чыганак һәм фото:  https://kiziltan.ru/articles/kultura/2021-07-26/r-st-m-n-biev-turyndagy-film-irt-g-k-rs-tel-ch-k-2432472

 

Рөстәм Нәбиев турындагы фильм төшерелгән
Рөстәм Нәбиев турындагы фильм төшерелгән
Автор:
Читайте нас