0 °С
Ачык
Шулай ук ватандашларыбыз Габдулла Тукай бюстына чәчәкләр салды.
2016 елның 11 июлендә Троицкида шагыйрьнең тууына 130 ел тулу уңаеннан, Октябрь урамында (элеккеге Оренбург урамы) тантаналы рәвештә тарихи бина фасадына гранит мемориаль такта куелды. 1913 елда бу бинада Габдулла Мөхәммәтгариф улы тукталган булган. Октябрь урамында шагыйрь исемен Татар һәм башкорт әдәбияты китапханәсе йөртә.
Моннан тыш, бүген Троицкида «Расулев укулары: Россия тарихында һәм хәзерге тормышта ислам» дигән фәнни-гамәли конференция уза.