Якты юлдан
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 июль 2021, 12:14

Башкортстанда мифик канатлы ат — Акбүзатка һәйкәл ачылды

Башкортстанның Бөрҗән районында «Акбүзат» монументаль-скульптур композициясен ачу тантанасы VI Бөтендөнья фольклориадасы кысаларында булды.

Башкортстанда мифик канатлы ат — Акбүзатка һәйкәл ачылды
Башкортстанда мифик канатлы ат — Акбүзатка һәйкәл ачылды
Башкортстанда мифик канатлы ат — Акбүзатка һәйкәл ачылды
Башкортстанда мифик канатлы ат — Акбүзатка һәйкәл ачылды

«Башинформ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Елкычыккан күле янында узган ачылыш тантанасында CIOFF президенты Филипп Боссан, Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова, Бөрҗән районы башлыгы Газиз Маннапов, шулай ук Фольклориадада катнашучы илләрнең вәкилләре катнашты.

«Акбүзат» монументаль-скульптур композициясенең авторы Өлфәт Кобагошев аңа бөтен гомерен багышлаган. Автор әйтүенчә, һәйкәл булдыру теләге анда 1977 елда ук, Мәскәүнең «Наука» нәшриятында «Башкирский народный эпос» дигән китап чыкканнан соң туган. Шул вакытта, студент елларында ул эпосларга һәйкәл кую идеясе белән янып йөри башлаган. «Акбүзатка юл бик озын булган. Иң мөһиме — нәтиҗә. Автор аннан канәгать», диелә хәбәрдә.

https://tatar-inform.tatar/news/culture/06-07-2021/bashkortstanda-mifik-kanatly-at-akb-zatka-yk-l-achyldy-5829330

Фото: https://sun9-56.userapi.com

 

Автор:
Читайте нас: