Якты юлдан
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Мәдәният
8 июль 2021, 10:10

"Башкортстан халкы бик кунакчыл"

Индонезиянең “Двипантара” фольклор коллективы вәкиле Сари Девита үз тәэссоратлары белән бүлеште.

"Башкортстан халкы бик кунакчыл"
"Башкортстан халкы бик кунакчыл"
"Башкортстан халкы бик кунакчыл"
"Башкортстан халкы бик кунакчыл"

– Миңа Башкортстанның табигате ошады. Монда кояш нурлары да кыздыра, шул ук вакытта йомшак җил дә исә. Кешеләре искиткеч ягымлы. Кая барсак та без елмаюлы йөзләр белән очрашабыз. Башкортстанның халкы бик кунакчыл. Мин Уфага тагын киләчәкмен! Безнең коллектив Стәрлетамак һәм Салават шәһәрләрендәге чараларда катнашты. Кичә «Торатау» Конгресс-холлының югары мәйданында чыгыш ясасак, бүген кич “Фольклориада йөрәге”ндә чыгыш ясаячакбыз, – диде Сари Девита.

Индонезияле белән әңгәмә корырга ярдәм иткән Тивари Сидхант Һиндстаннан. Ул - Уфа нефть техник университетының икенче курс студенты. Аның сүзләренә караганда, ул бу чарада үз теләге белән тәрҗемәче буларак катнаша.

– Мин инглиз, урыс һәм үзебезнең туган телне яхшы беләм. Шуңа күрә дә Фольклориадага килгән тугандаш халкыбызга ярдәм итәсем килә. Әле менә күргәзмәдә эшлибез, – диде ул.

Әйе, Фольклориада чын мәгънәсендә халыклар дуслыгын ныгыта, кешелеклелек сыйфатларына басым ясый.

https://kiziltan.ru/articles/folkloriada/Bashkortstan-halki-bik-kunakchil-852769/

 

Автор:
Читайте нас: