Якты юлдан
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Мәдәният
5 июль 2021, 09:27

УФАДАГЫ БӨТЕНДӨНЬЯ ФОЛЬКЛОРИАДАСЫНДА КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ХОРОВОДЫ ДӨНЬЯ РЕКОРДЫ КУЙДЫ

Уфада «Торатау» Конгресс-холлы артында амфитеатрда оештырган «түгәрәк эчендә түгәрәк» VI Бөтендөнья фольклориадасында катнашучыларның хороводы рәсми рәвештә дөнья рекорды булды. Бу хакта сәхнәдән Россия рекордлар китабына нигез салучы һәм баш мөхәррир Станислав Коненко игълан итте.

УФАДАГЫ БӨТЕНДӨНЬЯ ФОЛЬКЛОРИАДАСЫНДА КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ХОРОВОДЫ ДӨНЬЯ РЕКОРДЫ КУЙДЫ
УФАДАГЫ БӨТЕНДӨНЬЯ ФОЛЬКЛОРИАДАСЫНДА КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ХОРОВОДЫ ДӨНЬЯ РЕКОРДЫ КУЙДЫ

Ул билгеләп үткәнчә, дуслык хороводында 57 ил вәкилләре – 2700 дән артык кеше катнашты.


Дуслык хороводында 71 милләт вәкиленең катнашуы тагын бер рекорд булды.


CIOFF президенты Филипп Боссан билгеләп үткәнчә, рекорд булды һәм барлык катнашучыларны бу зур вакыйга белән котлады. Аның сүзләренә караганда, бу Уфаның бүгенге көндә дөньякүләм халык мәдәнияте һәм дуслык үзәге булып торуының чираттагы факты.


Башкортстанның мәдәният министры Әминә Шәфыйкова белән Боссан әфәнде VI Бөтендөнья фольклориадасы әләмен күтәрү тантанасында катнашты.


Кичә амфитеатрның төп мәйданында «Торатау» Конгресс-холлы артында концерт узды. Тамашачылар алдында Кубань дәүләт академия казак хоры чыгыш ясады.


Исегезгә төшерәбез, һәр кичне амфитеатрда дөньяның 37 иленнән коллективлар, шулай ук фестивальнең хэдлайнерлары чыгыш ясаячак.


"Башинформ" МА материаллары буенча.

 

УФАДАГЫ БӨТЕНДӨНЬЯ ФОЛЬКЛОРИАДАСЫНДА КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ХОРОВОДЫ ДӨНЬЯ РЕКОРДЫ КУЙДЫ
УФАДАГЫ БӨТЕНДӨНЬЯ ФОЛЬКЛОРИАДАСЫНДА КАТНАШУЧЫЛАРНЫҢ ХОРОВОДЫ ДӨНЬЯ РЕКОРДЫ КУЙДЫ
Читайте нас: