Якты юлдан
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 июль 2021, 09:43

"Исәнмесез"нең премьрасы узды

Кичә Уфаның "Родина" кинотеатрында татарча "Исәнмесез" киносы күрсәтелде. Фильмның режиссеры - Илдар Ягафәров, сценарий авторы - Мансур Гыйләҗев.

"Исәнмесез"нең премьрасы узды
"Исәнмесез"нең премьрасы узды

Фильмның темасы бик актуаль. Әсәрнең нигезендә - гадәти татар гаиләсе тарихы. Конкрет гаиләнең бу тарихын тулаем халык тарихына да күчерергә мөмкин. Монда милли үзбилгеләнешебезне, гореф-гадәтләрне, йолаларны югалту мәсьәләләре күтәрелә. Туганнар, якыннар арасындагы бәйләнешнең дә юкка чыга баруы күрсәтелә.

"Исәнмесез" фильмын мәдәният министры урынбасары Ранис Алтынбаев та карады. Ул фильмның режисссеры Илдар Ягафәровка мәдәният министры Әминә Шәфыйкованың Рәхмәт хатын тапшырды.

Фильмда Татарстан һәм Башкортстан артистлары катнаша. Башкортстаннан Уфа "Нур" татар дәүләт театры артисты Рәсимә Гайфуллина һәм М. Кәрим исемендәге Милли яшьләр театры артисты Рәмзил Сәлманов бар. Әйткәндәй, Рәсимә Гайфуллина төп геройларның берсен - Фәридәне уйный.

- Бу - Татарстан һәм Башкортстан кинематографистларының беренче уртак проекты. Мин Башкортстанга кастингка махсус килдем. Татар киносында яңа йөзләрне дә күрсәтәсем һәм ике тугандаш халыкның иҗади берлеген ныгытасым килде. Бу минем өчен бик мөһим, - диде фильмның режиссеры Илдар Ягафәров.

Киноның "Исәнмесез" дип аталуында режиссер фәлсәфи чагылыш таба. Төрле халык бер-берсен төрлечә сәламли. Ә менә татарлар «Исәнмесез» дип исәнләшә. Бу Явыз Иван чорыннан, Казанны яулап алган чордан калган, диләр. Ул чакта татарларда бу мәсьәлә актуаль була, ә вакытлар узу белән ул традицион сәламләү сүзенә әверелә.
Режиссер әйткәнчә, киноның премьерасы әлегә Казанда күрсәтелмәгән. Ул аны зур экранда үзе дә беренчегә караган.

Башкортстан Кинематографистлар берлеге рәисе Зөһрә Буракаева әйтүенчә, премьераның нәкъ Башкортстанда күрсәтелүе ике тугандаш республикаларның кинематография өлкәсендәге дуслыгының ныгуын белдерә.
"Исәнмесез" киносы Уфада Башкортстан Мәдәният министрлыгы ярдәме белән күрсәтелде. Аны республиканың районнарында да күрсәтү карала.

https://kiziltan.ru/articles/kultura/Is-nmesez-ne-premrasi-uzdi-845763/

 

"Исәнмесез"нең премьрасы узды
"Исәнмесез"нең премьрасы узды
Читайте нас: