Якты юлдан
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
2 июль 2021, 09:48

Безгә 37 илдән 1100 кунак килә

3 — 10 июльдә Башкортстанда Бөтендөнья фольклориада кысаларында үтәчәк киңкүләмле чара төбәктә коронавирус инфекциясенең яңадан кабынып китүенә китермәсме?

Безгә 37 илдән 1100 кунак килә
Безгә 37 илдән 1100 кунак килә

          Бу хакта БР сәламәтлек саклау министры урынбасары Гөлнара Зиннурова күзаллауларын белдерде.

         “Без зур күләмле чара инфекция кабынуына китермәчәк дип инанабыз. Чөнки, беренчедән, төбәктә халыкның күп өлеше вакцина ясаткан. Икенчедән, халык мөһим санитар-эпидемия нормаларын саклаячак: кеше күп булган урыннарда битлек киячәкләр, кулларын юачаклар. Инфекция таралуына юл куймас өчен бөтен чаралар тормышка ашырыла”,—диде Гөлнара Зиннурова.

         Республика мәдәният министры Әминә Шафикова белдерүенчә, форум кунаклары белән турыдан-туры эш итүчеләр вакцина ясаткан. Авыручылар ачыклану очрагына, кунакларның килеп төшкәч һәм кайтып киткән чакта башкарылачак эшләр алгоритмнары алдан әзерләнгән. Республика сәламәтлек саклау өлкәсе кунакларга да, халыкка да медицина ярдәме күрсәтүгә әзер. Фольклориада үткәрелү аркасында төбәк халкына планга ярашлы һәм ашыгыч медицина ярдәмнәре күрсәтүләргә зарар килмәячәк.

          “Роспотребнадзор”ның республика буенча идарәсенә дә зур бурыч йөкләнә. Идарә җитәкчесе Анна Казак белдерүенчә, чартер рейслар белән Мәскәүдән Уфага килеп төшү, фольклор берләшмәләренең аерым транспортта республика районнары буйлап йөрүе — боларның барысы да катгый контрольдә тотылачак. Ягъни кунаклар халык арасында йөрмәячәк. Кунаклар сәламәтлеге артыннан Сәламәтлек  саклау министрлыгы  белгечләре, “Роспотребнадзор”ның һәм чумага каршы институтның тәҗрибәле белгечләре күзәтәчәк. Республиканың санитар-карантин пункты бар. Дәүләт чиге аша чыкканда “Роспотребнадзор” белгечләре термометрияләрен генә түгел, аларның документларын, медицина белешмәләрен дә тикшерәчәк.

         “Бөтен делегацияләр төбәккә Мәскәү аша килә, аларның барысы да коронавирус инфекциясенә каршы тору чараларын саклау мөһимлеге турында кисәтелгән, фольклориадага кадәр без катнашучыларның барысыннан да артык тапкыр контактларда булмауларын сорадык. Фольклоридада катнашучыларның барысы да Русиягә тискәре ПЦР-тестлар белән киләләр. Уфага килеп төшкәч, тагын тест тапшырачаклар. Без инфекция таралуга юл куймас өчен кулдан килгән бөтен эшне эшлибез”,— диде В.Д. Поленов исемендәге Русия Дәүләт Халык иҗат йорты директоры урынбасары Андрей Беляев.

         Республикада үтәчәк халыкара форумга 37 илдән 1100дән артык катнашучы киләчәк.

https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/folkloriada/37-ild-n-100-kunak-kil-845534/

 

Безгә 37 илдән 1100 кунак килә
Безгә 37 илдән 1100 кунак килә
Читайте нас: