Якты юлдан
+6 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
1 июль 2021, 09:30

Фольлориада мәңгелеккә тарихта калачак!

VI Бөтендөнья фольклориадасына багышланган почта конверты һәм махсус штемпель чыгарылды.

Фольлориада мәңгелеккә тарихта калачак!
Фольлориада мәңгелеккә тарихта калачак!

Тематик конвертта Халыкара фестиваль эмблемасы сурәтләнгән һәм "Башкортстан Республикасы. VI Бөтендөнья фольклориадасы. Уфа шәһәре, 2021 елның 3-10 июле" дип язылган.

Конвертлар "Русия почтасы" җәмгыяте башлангычы буенча 500 мең тираж белән чыгарылган. Продукция почта бүлекчәләренә килгән дә инде.
.
Конверт белән бер үк вакытта VI Бөтендөнья фольклориадасы эмблемасы һәм датасы булган махсус почта штемпеле дә чыгарылган. Яңа штемпель агымдагы елның 3 июлендә «Уфа-Арена»да Халыкара фестивальне ачу тантанасы алдыннан почта хезмәтенә рәсми рәвештә кертеләчәк.

"Русия почтасы" клиентлары чара тәмамланганнан соң 450000 санлы почта бүлегендә аның эш сәгатьләрендә махсус штемпель оттискысын куя ала.

"Фольклориадага багышланган конверт һәм штемпельне чыгару Халыкара фольклор фестивальләренең 25 еллык тарихында аерым вакыйга булачак, ул Башкортстан һәм Русиянең аларны уздыруда аерым ролен ассызыклаячак", - дип билгеләп үтте Башкортстанның федераль почта элемтәсе идарәсе директоры Ирек Галимов.

https://kiziltan.ru/articles/kultura/Folloriada-m-gelekk-tarihta-kalachak-844713/

 

Фольлориада мәңгелеккә тарихта калачак!
Фольлориада мәңгелеккә тарихта калачак!
Читайте нас: