Якты юлдан
+9 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Мәдәният
28 июнь 2021, 09:16

"Фольклориада йөрәге" концерт мәйданчыгын төзи башладылар

Уфада "Торатау" конгресс-холлы каршында "Фольклориада йөрәге" концерт мәйданчыгын төзи башладылар.

"Фольклориада йөрәге" концерт мәйданчыгын төзи башладылар
"Фольклориада йөрәге" концерт мәйданчыгын төзи башладылар

Сәхнә конструкцияләре махсус агачлардан төзелә. Мондый конструкцияләрне шулай ук күптән түгел генә Волгоградта Ватан-ана статуяларын ремонтлаганда кулланганнар.

Соңгы дистә еллардагы Олимпия уеннарының партнеры - “Clay Paky” Италия компаниясе яктылык җиһазлары куячак. Моннан тыш, төзелеш компаниясе вәкиле Уфаны Фольклориада көннәрендә зур яктылык тамашасы көтә, дип сөйләде. Сәхнәдән уңда һәм сулда трансляцияләр өчен зур экраннар эленгән манаралар урнаштырыла. 30 июньнән актив декорация башлана, сәхнәне банерлар, полотнолар һәм тукымалар белән бизәячәкләр.

- Бу зур корылма хәтта иң күп коллективларны да сыйдыра алачак, мәсәлән, без кайбер ансамбльләрнең 70тән артык артистны алып киләчәген беләбез, - дип сөйли «Визард» (Подольск шәһәре) компаниясенең техник директоры Алексей Марасанов.

Алексей Марасанов сүзләренә караганда, Уфага профессионаллар, халыкара чараларны уздыру тәҗрибәсе булган иң яхшы белгечләр һәм иң заманча җиһазлар җибәрелгән. VI Бөтендөнья фольклориадасы CIOFF®️ югары дәрәҗәдә узачак һәм аның тамашачылары онытылмаслык бәйрәм шаһитлары булачак.

https://kiziltan.ru/articles/kultura/Folkloriada-y-r-ge-kontsert-m-ydanchigin-t-zi-bashladilar-840636/

 

"Фольклориада йөрәге" концерт мәйданчыгын төзи башладылар
"Фольклориада йөрәге" концерт мәйданчыгын төзи башладылар
Читайте нас: